Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» һәм «Россиянең 100 иң яхшы товары» конкурсларында җиңеп чыкты

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе

28 ноябрьдә  Казан Ратушасында  «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» һәм «Россиянең 100 иң яхшы товары» конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы  өченче ел рәттән конкурста җиңеп чыкты. «Халык һәм сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләре» номинациясендә  «Татар көе» дип аталган чигүле сөлге берьюлы ике конкурсның да лауреаты булды. «Сәрвиназ» татар милли күлмәкләре коллекциясе, милли чигешле «Тылсымлы йокы» дип аталган күн мендәр,  «Сабантуй» дип аталган яндырылган балчык эшләнмәләр җыелмасы, «Сөембикә» муенсасы 1 дәрәҗә дипломга лаек дип табылды. «Татар аһәңнәре» дигән бизәкле такталар җыелмасы,  «Җырчы кошлар» агач панносы икенче дәрәҗә диплом алды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International