5 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Финляндиянең Хельсинки шәһәрендә Татар-төрек диаспорасы үзәгендә И.Зәйниевнең “Бабайлар чуагы” спектаклен тәкъдим итә.
Камал Театрының Финляндиягә гастрольләре – күптәнге традиция. 90нчы еллардан башлап камаллылар Хельсинкида 4 мәртәбә булдылар. Соңгы тапкыр театр Финляндия башкаласына 2008 елны З.Хәкимнең “Телсез күке” спектакле белән барды. Бу юлы гастрольләр өчен И.Зәйниевнең “Бабайлар чуагы” спектакле сайланды. Әлеге лирик комедиядә, чын мәгънәсендә, татар театры “йолдызлары” катнаша: Наилә Гәрәева, Равил Шәрәфиев, Ринат Таҗетдинов, Ирек Баһманов, Әзһәр Шакиров, Венера Шакирова, Эмиль Талипов, Нәфисә Хәйруллина...
Спектакль 5 декабрьдә, Хельсинки шәһәрендә Татар-төрек диаспорасы үзәгендә уйнала. Икенче көнне, 6 декабрьдә, шул ук бинада камаллылар татар диаспорасы белән очраша. Артистлар әлеге очрашу өчен татар милли биюләре һәм җырларыннан торган махсус концерт программасы әзерләделәр. Труппа 9 декабрьдә Казанга әйләнеп кайта.
Гастрольләр һәм очрашу хакында тулырак мәгълүмат:
Tarik Kafiatulla, e-mail tarik.kafiatulla@gmail.com
Спектакль хакында:
“Бабайлар чуагы” – И.Зәйниев пьесасы буенча лирик комедия. Премьера 2010 елның 16 декабрендә үтте. Кеше гомере күп өлешләрдән торса да, нәтиҗәсе булып картлык килә. Кемдер тормышның бу агышын язмышына буйсынып ничек бар шулай кабул итә, ә кемдер, шул исәптән Илгиз Зәйниевнең яңа пьесасының төшенкелеккә бирелмәс геройлары да, башкача уйлыйлар... Яшь чикләүләренә буйсынып үз кабыгың эченә бикләнеп яшәргәме инде хәзер? Сызланулар һәм пенсия турында гына сүз йөртергәме? Юк, мондый тормыш алар өчен түгел. Үзеңдә яңа талантлар ачу, күкрәк киереп сулап, картаюны белмәгән күңелдә әле мәхәббәт өчен дә урын табу - менә ичмасам бу тормыш. Спектакль баш героиня Хәлимәнең кызы һәм оныгы янына җир читендәге Владивосток шәһәренә китәргә җыену ыгы-зыгысы белән башланып китә...
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте