30 ноябрьдә, Бөтенроссия инвалидлар декадасы һәм халыкара инвалидлар көне алдыннан, ДЗКЗ сәхнәсендә «Шәфкать ул – сәнгать» фестивале ачылды.
Анда сәламәтлекләре белән бәйле рәвештә мөмкинлекләре чикле булган кешеләр тамашачыларны сәнгатьтәге казанышлары белән таныштыра.
Форумны шушы мәсьәләгә багышланган түгәрәк өстәл башлап җибәрде. Бер үк вакытта инвалидларның картиналарыннан оештырылган күргәзмә эшләде, шахмат турниры узды, концертлар күрсәтелде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте