Татарстан Президенты Зөя утрау-шәһәрлегендә эш сәфәре белән булды

2014 елның 29 ноябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зөя (Свияжск) утрау-шәһәрлегендә булды. Эш сәфәрендә аңа ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты башлыгы Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Яшел Үзән районы хакимияте башлыгы Александр Тыгин юлдаш булды.

 Президент утрау-шәһәрчек биләмәләренә керү турысында урнашкан вертолет мәйданчыгын карады, ул автомобильләр тукталышы белән бергә урнашкан. Рөстәм Миңнехановны мәйданчыкны киңәйтү һәм автостоянканы зурайту планы белән таныштырдылар. Мондый  ихтыяҗ килеп чыгуга исә Зөягә килүче, шул исәптән үз транспорты белән сәфәр чыгучы туристлар аруыт сәбәп булган.

Аннары ТР Президенты Успение соборын – федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектын реставрацияләү эшләре белән танышты. Шуннан Татарстан Президенты “Зөя утрау-шәһәрлеге”/“Остров-град Свияжск” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музее объектларында булды. Музейның төп бинасында Рөстәм Миңнехановны Зөянең, ул урнашкан Түгәрәк тау (Круглая гора) барлыкка килгәннән алып XIX гасыр ахырына кадәрге тарихына багышланган төп экспозиция белән таныштырдылар. Музей комплексына XIX һәм XX гасырларда салынган казначылык, килү урыннары, төрмә, хастаханә, мунча кебек казна биналары керә. 2010-2011 елларда комплекс биналарында “ТАИФ” ААҖ хисабына төзекләндерү, реставрацияләү, бизәү эшләре башкарылган, инженерлык челтәрләре сузылган, тирә-яктагы объектлар төзекләндерелгән, музей экспозициясе дә шушы инвестор акчасына төезлгән.

Хәзерге вакытта музей экспозицияләренең яңаларын булдыру эшләре бара. Аерым алганда, Медведев-Бровкин йортында Гражданнар сугышы музее, янгын сүндерүчеләр обозы һәм һөнәрчелек училищесы биналарында Рәсем сәнгате галереясы һәм Мәгълүмати-туристик үзәк, Өяз көнкүреше музее, Идел пиратлары музее, Зөя земство идарәсе (управа) бинасында Борынгы карталар музее ачу планлаштырыла. Зөядә шулай ук рәссам Архиреев музее, “А.С.Пушкин әкиятләре” балалар үзәге, Иоанн-Предтечие монастыре биләмәләрендә Православие һәм дин музее булдырылачак. Болардан тыш, Зөядә Россиядә бердәнбер буларак Агач археологиясе музее оештыру ниятләнә, андый музей исә Беларусьта һәм Швециядә генә бар.

Искәртеп үтик: утрауда эшләр алып барган вакытта сирәк очрый торган урта гасыр агач торак комплексына - XVI-XVIII гасырлардагы яхшы сакланган биналар һәм урамнар калдыклары табылган иде. Археологик табылдыклар, ә алар - 6 меңләп әйбер, хәзерге вакытта консервация процессында. Шушы казу эшләре вакытында шулай ук металлдан эшләнгән 2 меңләп әйбер табылган. Агач археологиясе музеен алга таба КФУның фәнни-тикшеренү базасы буларак файдалану күздә тотыла.

Утрау-шәһәрлектә Рөстәм Миңнеханов реставрацияләнгән Земство хастаханәсе биналарында булды. Биналар комплексы 1875 елда казна медучилищелары өчен бертөрле типтагы проект буенча төзелгән. Узган гасырның 50 нче елларында хастаханә корпуслары торак йортлар итеп үзгәртелгән булган. Комплексның сакланып калган 7 объектының 6 сында хәзер реставрация эшләре алып барыла. Хәзергә кадәр торак йорт итеп файдаланылган бер объект исә үзенең тарихи кыйммәтен югалткан, чөнки анда үз вакытында җитди үзгәртеп кору эшләре башкарылган. Быел реставрацияләү эшләре 3 объектта төгәлләнәчәк: төп корпуста, персонал йортында һәм хуҗалык амбарында. Эшләр тәмамланган корпусларда исә, аерым алганда, музей экспозицияләре, реставрацияләү лабораторияләре һәм остаханәләр урнашачак.

Татарстан Президентының Зөягә эш сәфәре реставрацияләнгән су башнясында урнашкан күргәзмә залында төгәлләнде. Биредә Рөстәм Миңнеханов Беренче Бөтендөнья сугышына багышланган күргәзмәне карады һәм утрау-шәһәрлекнең мәдәни ландшавты турындагы экспозиция белән танышты.

“Татар-информ” МА

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International