Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Хәзерге заман сәнгате галереясендә «Әкиятләр һәм риваятьләр» күргәзмәсе ачыла

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе
27 ноябрьдә 16.00дә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Хәзерге заман сәнгате галереясендә «Әкиятләр һәм риваятьләр» күргәзмәсе ачыла.

Татарстан рәссамнары Мәдәният елында риваятьләр һәм әкиятләр темасына мөрәҗәгать итеп, туган як тарихын, анда яшәүче халыклар мәдәниятенең күпкырлылыгын күрсәтә.  Күргәзмәдә барлыгы  35 авторның төрле жанрдагы эшләре тәкъдим ителә.  Алар арасында А. Пашин, Н. Кузьминых, А. Санникова, А. Иншаков, И. Азимов, А. Тимергалина, В. Аршинов, Е. Коромысло, А. Әдиятуллин кебек осталар бар. 80нән артык әсәр куелган күргәзмә  9 декабрьгә кадәр эшли.

8 (843) 238 43 27; 8 (843) 236 69 31.

www.izo-museum.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International