Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры Татарстан егетләре хезмәт итә торган хәрби частьләрдә чыгыш ясавын дәвам итә.
Әлеге чараның чираттагысы 23 ноябрьдә Марий Эль республикасы хәрби частьләрендә узды. Кариевлылар солдатларга күчтәнәч итеп Туфан Миңнуллинның “Нигез ташлары” спектаклен күрсәтте. Ә егетләр үзләренең әти-әниләренә, якыннарына сәламнәрен җиткерделәр.
Әлеге хәрби девизиядә 4 мең солдат хезмәт итә. Шуларның 339ы Татарстан егетләре. Кайда гына барсак та, татар егетләре турында тырыш, һәр эшне җиренә җиткерәләр диләр. Иң мөһиме солдат хезмәтүче егетләр рухи һәм физик яктан ныгып, сау-сәламәт туган якларына әйләнеп кайтсыннар, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте