Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе «Әни, мин сине яратам!» IV бөтенроссия социаль акциясенә кушылды

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе «Әни, мин сине яратам!» IV бөтенроссия социаль акциясенә кушылды.  

Бу  акция Россиядә  2011 елдан  «Буыннар бәйләнеше» бөтенроссия хәйрия фонды инициативасы белән уздырыла. Ел саен әлеге глобаль проект кысаларында яшьләр өчен төрле конкурслар, флэшмоблар, социаль реклама кампаниясе һәм башка чаралар уздырыла.

Акциянең шигаре – «Әни, мин сине яратам!». Фонд яшь кешеләргә һәркем өчен иң кадерле кеше – Әни икәнлекне искә төшерүне максат итеп куя. «Шалтыратыгыз, күрешегез, хәлен белегез, бәйрәм белән котлагыз, кайгыртыгыз, кадерләгез әниләрне!», – диләр оештыручылар. 

Акция 30 ноябрьгә кадәр дәвам итә. 89033438746 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International