30 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр Казанның Су спорты төрләре сараенда өч тапкыр Олимпия уеннары чимпионы Мария Киселёваның «Зазеркалье» тамашасы күрсәтелә. Проект башланырга әле бер ай вакыт бар, ә тамашага 12 мең билет сатылган инде.
«Зазеркалье» – гаилә белән карау өчен куелган тамаша. Анда борынгы көзге аша «баштүбән әйләнгән дөньяга» барып кергән нәни кызчык Аняның тарихы бәян ителә.
http://www.elkanavode.ru/o-shou-kazan.html.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте