Узган ял көннәрендә Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры опера труппасының Европадагы гастрольләре тәмамланды. Ай ярым вакыт эчендә артистлар чит илдә 33 спектакль бирде. «Энҗе эзләүчеләр» операсы Роттердам, Гауда, Харлем, Амстердам һәм башка шәһәрләрдә зур уңыш белән узды.