23 ноябрьдә Башкортостан Республикасы Дүртөйле районы Мәдәният йортының халык театры «Идел йорт» фестивале тамашачысына Уильям Шекспирның «Гамлет» трагедиясен күрсәтте. Спектакльнең режиссеры Азамат Гыйльманов Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган. Тамашачылар һәм жюри әгъзалары үзешчән театрның әлеге кыю адымын бик югары бәяләде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте