Татарстан Республикасы Дәүләт зур концерт залы сәхнәсендә И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең 110 еллыгына багышланган юбилей концерты була

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе

3 декабрьдә кичке сәгать алтыда Татарстан Республикасы Дәүләт зур концерт залы сәхнәсендә И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең 110 еллыгына багышланган юбилей концерты була. Кичәдә әлеге уку йортының зур юбилее гына түгел, бәлки 25 ел дәвамында аңа җитәкчелек иткән, училищеның үсешендә гаять зур роль уйнаган Ильяс Әүхәдиевның туган көне дә билгеләп үтелә.  

 Концертта училищеның барлык иҗат коллективлары һәм иң талантлы студентлары чыгыш ясаячак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International