Алабугада музейлар эшчәнлегенә багышланган халыкара конференция тәмамланды

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе

21 ноябрьдә Алабугада  «Музей-тыюлыклар – киләчәк музейлары» дигән халыкара фәнни-гамәли конференциягә йомгак ясалды. «Музей-тыюлыкларның үзара аралашу мәйданчыклары» дигән түгәрәк өстәлдән соң конференция йомгаклары буенча фикер алышу булды, резолюция кабул ителде.  

Шуннан соң Россия  ИКОМы  Президиумының киңәйтелгән утырышы узды. Аны әлеге оешманың президенты, Россия Федерациясе Президентының мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе Владимир Толстой алып барды. Конференциядә катнашкан музейлар җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре ИКОМның нинди юнәлештә эш  алып баруы һәм аның 2014 елда ирешкән казанышлары турында мәгълүмат алды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International