22 ноябрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллинга 50 яшь тулу уңаеннан, Вильям Шекспирның “Гамлет. Күренешләр” спектакле тәкъдим ителде. Юбилярны ТР Дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин котлады. Римма Атласовна ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды. Айрат Миңнемуллович Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең тәбрикләвен ирештерде. Тантанада "Төрексой" халыкара оешмасының генераль секретаре Дюсен Касеинов та катнашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте