Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ТӨРКСОЙ даими советы утырышында чыгыш ясады

2014 елның 21 ноябре, җомга

Хөрмәтле ТӨРКСОЙ даими советы әгъзалары!

Хөрмәтле Генераль секретарь!

Ханымнар һәм әфәнделәр!

Сезне – ТӨРКСОЙ даими советының 32 нче утырышында катнашучыларны –  төрки дөньяның мәдәни башкаласы  Казан шәһәрендә кайнар сәламлим.  

2014 ел  Татарстан мәдәнияте өчен гаять уңышлы булды: Россиядә һәм Татарстанда Мәдәният елы игълан ителде, бу елда борынгы Болгар ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелде, Казан, төрки дөньяның мәдәни башкаласы буларак, төрки дөньяны берләштерүче үзәккә әйләнде.   

Шушы уңайдан тагын бер тапкыр үземнең хезмәттәшләрем – ТӨРКСОЙ әгъзалары булган илләрнең мәдәният министрларына 2012 елда Уфада узган утырышта, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның тәкъдимен хуплап, безнең өчен гаять әһәмиятле карар кабул иткәннәре өчен рәхмәтемне белдерәм.  Татарстан Республикасы үзенә йөкләнгән бурычны лаеклы үтәде, башкалабыз Казанны  Россия һәм дөнья мәдәнияте йолдызлыгында  күпкырлы феномен буларак күрсәтте, дип ышанам.   

Программаны гамәлгә ашыруда булышлык күрсәтүе, «Россия мәдәнияте» федераль программасы кысаларында аңа акчалата ярдәме өчен Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгына рәхмәтлебез.

  «Казан – төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасы гуманитар өлкәне тулысынча колачлаган  16 чарадан тора.  Шуның белән бергә, Мәдәни башкала программасы белән бәйле рәвештә елның төп планга кермәгән күп кенә вакыйгалары узды. Бу чаралар төрле мәдәни, фәнни учреждениеләр, мәгариф учреждениеләрендә, һөнәри берлекләр һәм иҗтимагый оешмалар катнашында һәм алар ярдәмендә узды. Бөтен республика ТӨРКСОЙ башлангычын хуплап, анда бик теләп катнашты дип әйтергә мөмкин.  

2014 елның  26 апрелендә Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә узган  Мәдәният елын ачу тантанасында ТӨРКСОЙ илләреннән иң мәшһүр талантлар, сәнгать әһелләре катнашты. Безнең өчен бу көннең әһәмияте аеруча зур булды.  26 апрель – бөек татар шагыйре Г. Тукайның туган көне. Бу көн Татарстанда традицион рәвештә туган тел бәйрәме буларак билгеләп үтелә.  Нәкъ менә татар теле, Тукай заманында һәр  төрки халык вәкиленә аңлаешлы булган туган телебез, безне бүген дә Евразиянең миллионлаган  төркиләре белән якынайта.   

«Казан – мәдәни башкала» программасына фәнни форумнар,  фестивальләр, симпозиумнар һәм  концертлар уздыруны кертеп, без мәдәни традицияләребезнең байлыгын күрсәтергә теләдек. Төрки дөнья башкаласы исеме белән республикабызны бөтен дөньяда таныта торган мәдәни чаралар, зур халыкара фәнни форумнар – Алтынчы Болгар форумы һәм ТӨРКСОЙның икенче музей форумы,  «Төрки дөньяның күренекле мәгърифәтчеләре: Мәхмәт Акиф Эрсой һәм Габдулла Тукай» симпозиумы,  төрки дөньяның матди булмаган мәдәни мирасы, төрки телле илләр кинематографын үстерүгә, төрки дөнья әдәбияты һәм музыкасы тамырларын күрсәтүгә, шул исәптән быел тууына  290 ел тулуны билгеләп үтү карар кылынган  төрекмәннәрнең атаклы шагыйре Мәхмүтколый  иҗатына багышланган конференцияләр узды.  Бу  проектларны оештыруда  Казан Федераль Университеты,  Мәрҗани исемендәге тарих институты, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Мәхмәт Акиф Эрсой исемендәге фәлсәфә һәм сәнгать фонды, Европаның Музейлар академиясе, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать  университеты, Н. Җиһанов исемендәге Казан  дәүләт консерваториясе, Татарстан Республикасы Милли музее, Татарстан Республикасының Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге һәм башка социаль һәм мәдәни институтлар катнашты.  Программа чаралары кысаларында Казанда 800 дән артык галим булып китте.  Гомумән алганда, Казандагы чараларда дистәләгән чит илдән йөзләгән кунак катнашты.  

Шундый проектларның бары берсенә генә тукталып китәсем килә. «Гомуми тел – билге» дигән күргәзмәне кичә делегацияләр әгъзалары да карады.  Ул Россиядә иң эре музейларның берсе – төрки халыклар этнография мирасы саклана торган Россия этнография музее тарафыннан әзерләнгән. Экспозиция төрки халыклар традицияләре, гореф-гадәтләре белән таныштыра һәм төрки халыклар тормышы  энциклопедиясе буларак кабул ителә. Әлеге  уникаль проект киләчәктә Россия төбәкләрендә һәм аннан читтә  безнең уртак мәдәниятебез белән таныштыру өчен хезмәт итә алачак.

Программа проектларына кагылышлы уздырылган эш махсус басмаларда,  симпозиумнар һәм  конгресслар материаллары җыентыкларында дөнья күрде.  Төрки әдәбият  антологиясе,   матди булмаган мираска, төркиләрдә күн эшенә, төрки халыкларда әдәбият һәм музыка мәсьәләләренә багышлап уздырылган конференцияләр җыентыкларында басылды; башка фәнни форумнар хезмәтләре, күргәзмәләр каталоглары һәм буклетлары, вакытлы матбугатта махсус саннар да укучыларга тәкъдим ителде.  

Ханымнар һәм әфәнделәр!

Истанбулда төрки телле дәүләтләрнең Х Саммитында башлап җибәрелгән ел саен ТӨРКСОЙга кергән илләр шәһәрләренең берсен төрки дөньяның башкаласы дип игълан итү традициясе төрки дөнья мәйданында  иҗади көчләрнең мәдәни элемтәләрне киңәйтү, гомуми гуманистик кыйммәтләрне җирләштерү, халыкара җәмәгатьчелекнең төрки дөнья киңлегендә уртак мәдәни проектлар уздыруда кызыксынуын арттыруга юнәлтелгән тырышлыгын берләштерү өчен яңа этәргеч булачак дип, шикләнмичә әйтергә була.   Бу – вакыт билгесе: төрки халыклар яңадан уртак тамырларына мөрәҗәгать итә, безнең үзара элемтәләребез тарих яңа борылыш ясаган чорда Евразия халыкларын тагын рухи баету мөмкинлегенә ия була.   

Төрки дөньяның мәдәни башкаласы дигән брендны без үзебезнең милли төсмер белән баета алдык дип ышанасы килә.  

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International