Кичә ТР Милли музеенда “Төрекләдә каһвә культурасы” күргәзмәсе ачылды.
Ул “Казан — 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” проекты кысаларында оештырыла. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: ТР Милли музеенда әлеге проектка багышлап бик күп чаралар, күргәзмәләр үткәрелә. Аларның кайберләре Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгы ярдәме белән тормышка ашырылды. Мәсәлән, быелның апрель аенда Пири Рәискә багышланган күргәзмә уңышлы узды.
Бу күргәзмә – Татарстан Республикасы Милли музееның Төркиянең Казандагы консуллыгы белән хезмәттәшлеге нәтиҗәсе. Каһвәне дөрес әзерләү өчен күп төрле махсус савыт-саба кирәк. Җәзбә генә түгел, бу – төрле зурлыктагы, рәвештәге, бизәлешләре белән аерыла торган торган чәйнекләр, чокырлар, суыту савытлары, поднослар, элгечләр, шулай ук тәлинкәләр дә. Күргәзмәдә XIX йөздә кулланылган каһвә пешерү өчен кирәкле савыт-саба җиһазлары куелган.
Музей кунаклары бу экспонатларны карап бәяләү белән беррәттән, төрек каһвәсен әзерләүне дә күзәтеп тору мөмкинлегенә ия булачак. Төркиянең төрек каһвәсе үзәге хезмәткәрләре – Орхан Халлик һәм Осман Сәрим әфәнделәр хушисле эчемлекне осталарча дөрес әзерләү серләрен ачар. Һәм әлбәттә күргәзмәдән берәү дә чын төрек каһвәсен татып карамыйча китмәячәк, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте