Россия Мәдәният министры Владимир Мединскийның ТӨРКСОЙга кергән илләр мәдәният министрлары даими советының 32нче утырышында катнашучыларга сәламләү сүзе

2014 елның 21 ноябре, җомга

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Казанда Төрки телле илләр һәм Россия төбәкләре мәдәният министрларының чираттагы форумында сезне ихластан кайнар сәламлим. 

 «Казан – төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасы тәмамлану алдында тора. Бу ел дәвамында Россия Федерациясенең әйдәп баручы субъектларыннан берсе – Татарстан Республикасы башкаласы  мәдәният һәм сәнгать әһелләренең мәдәни аралашуы мәйданчыгы булып торды. Иҗат интеллигенциясе очрашып фикер уртаклашты, төрки музыка турында сөхбәтләшү, сәнгать өлкәсендә идеяләр алмашу, фестивальләр, конкурслар, фәнни конференцияләр булды.  Төрки дөньяның мәдәни башкаласы дигән миссияне Казан лаеклы үтәде, күп милләтләрнең  мәдәнияте көннән-көн үсеш кичергән ил – Россиянең бай мөмкинлекләрен күрсәтә алды.  

ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы 20 ел дәвамында бөтен төрки дөньяның социаль-мәдәни институтлары арасындагы багланышларны координацияли.   Илебез территориясендә гомер кичерүче күп кенә төрки халыклар мәдәнияте бердәм мәдәни киңлекнең аерылгысыз бер өлешен тәшкил итә. 12 ноябрьдә Мәскәүдә Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы белән ТӨРКСОЙ халыкара төрки мәдәният оешмасы арасында үзара хезмәттәшлек турындагы меморандумга кул куелу менә шуңа күрә дә безнең өчен гаять мөһим.  Безнең партнерлык  Россиянең төрки халыклары мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә актив ярдәм итәр, дип ышанам.

«Казан – төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасын ябу тантанасын оештыручыларга, анда катнашучыларга һәм кунакларга нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, яңа иҗади уңышлар телим! 

Россия Федерациясе

Мәдәният министры

В.Р. Мединский

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International