21 ноябрьдә Татарстан башкаласында «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» Елы ябылуга багышланган тантаналар узачак.
Программада төрки телле илләрнең мәдәният министрлары очрашуы –ТӨРКСОЙ даими советының XXXII нче утырышы иң күренекле чараларның берсе булып тора.
Хисап чорына йомгак ясаудан, Оешманың киләсе чорга бурычларын билгеләү һәм эшчәнлек программасын раслаудан тыш, әле тагын ТӨРКСОЙның Генераль секретарен һәм Вакытлы координаторын сайлап кую да булачак.
Шул ук көнне кич белән «Татнефть Арена» спорт сараенда «TURKVIZYON» II халыкара телевизион җыр конкурсының йомгаклау концерты булачак.
prtatar@yandex.ru, 264-73-98, 8919-639-00-59, (prtatmedia@gmail.com).
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте