Ульяновскида Татарстан Республикасының мәдәният көннәре зур уңыш белән узды

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе

Ульяновск шәһәренең Ленин мемориалы зур концерт залында Татарстан Республикасының мәдәният көннәрен ябу тантанасы булды. Биш көн дәвамында Татарстан артистлары Ульяновск халкына үз осталыгын күрсәтте. Мәдәният көннәре Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбленең зур концерты белән тәмамланды. Дүрт сәгать буена диярлек тамашачылар татар моңнары, биюләре дөньясында яшәп алды. Ансамбль чыгышында башка милләтләр сәнгатенең иң-иң күренекле җәүһәрләренә дә бик теләп  сәхнә бирде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International