19 ноябрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда Б.М.Әлмәнов исемендәге 3 нче балалар сәнгать мәктәбе укучыларының эшләреннән төзелгән «Чорлар һәм буыннар бәйләнеше» дигән күргәзмә ачыла. Бу күргәзмә – мәктәпнең ярты гасырдан артык эшләү чорында аның укытучылары һәм укучылары тудырган әсәрләр аша уку йортының иҗат хисабы бирүе. Рәсемнәр, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре экспозициядә үз лаеклы урынын алачак һәм яшь рәссамнарның, аларның мәшһүр остазларының эшләре тамашачы хозурына тапшырылачак.
Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте