Татарстан Республикасы дәүләт камера хоры Кырымга гастрольгә китте

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе

15 ноябрьдә Татарстан Республикасы дәүләт камера хоры Кырымга гастрольгә китте. Коллективның бу сәфәре - Кырым филармониясенең октябрь аенда Татарстанда узган гастрольләренә рәхмәт йөзеннән оештырылган иҗади визиты.    

Концерт турына музыкантлар бик җаваплы карый. Алар үз алларына Кырымда яшәүчеләргә Казанны һәм Татарстанны төрле мәдәниятләр бер-берсенең бәрәкәтле йогынтысын кичереп, үрелеп үсә торган, музыкада академик традицияләр нык алга киткән төбәк буларак таныту максатын куйганнар.

16 ноябрь көнне хор Херсонесның Изге Владимир кафедраль чиркәвендә гыйбадәт кылу вакытында Изге Мәрьям-Ана Казан иконасының Севастополь күчермәсен Кырымга кайтарылуы уңаеннан беренче концертын бирде.

Кич белән ТР Камера хоры Севастопольның Офицерлар йортында  “Яраткан җырлар” программасын тәкъдим итте.

Бүген артистлар Евпаториянең А.С.Пушкин исемендәге театры сәхнәсендә, иртәгә Симферопольның Сәнгать музеенда чыгыш ясарга ниятли.

Концертларда А.Пахмутова, Бабаджанян, О.Фельцман, А.Островский, А.Рыбников кебек композиторлар музыкасы яңгырый. Болардан тыш, Кырым тамашачысына татар, рус, яһүд, казак, кырым татарлары фольклорын да тәкъдим итәчәкләр

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International