20 ноябрьдә көндезге сәгать өчтә «Әкият» татар дәүләт курчак театрында аның 80 еллыгына багышланган юбилей кичәсен уздырырга җыеналар.
Кичәдә архивларда сакланучы фотосурәтләр, документлар, спектакльләрдән өзекләр күрсәтеләчәк, сәхнәдән театрга нигез салучылар, бөтен гомерен аңа багышлаган күренекле артистлар, театр әһелләре турында истәлекләр яңгыраячак. Әлбәттә, котлаулар, бүләкләр, чәчәк бәйләмнәреннән башка гына булмас.
Юбилеең мөбәрәк булсын, мөхтәрәм Театр!
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте