Бүген «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Россия Федерациясе Халык рәссамы Илдар Зариповның 75 яшьлеге уңаеннан күргәзмә ачылды. Останың истәлеген яд итеп залда аның дуслары, туганнары, хезмәттәшләре, шәкертләре, республикабызның мәдәният-сәнгать әһелләре, студентлар җыелган иде. «Хәзинә» хезмәткәрләренең галереядә рәссам экспозициясен булдыру теләген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы хуплады. Мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова чыгышында биредә Зариповның экспозициясе, Николай Фешин, Бакый Урманче һәм Харис Якупов кебек атаклы осталар күргәзмәләре белән беррәттән, даими эшләячәге турында белдерде.
Күргәзмәдә рәссамның ДССМ тупланмаларында сакланучы 22 картинасы куелган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте