Казанда «Свияжскиның тарихи-мәдәни һәм рухи мирасы» дигән фәнни-гамәли конференция ачылды

2014 елның 14 ноябре, җомга

Бүген ТР Мәдәният министрлыгында “Свияжскиның тарихи-мәдәни мирасы” темасына Халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды.

Аның пленар утырышында ТР Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР ның РФ дәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча Республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, РФ Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирас өлкәсендә контроль, күзәтчелек һәм лицензияләү департаменты баш белгеч-эксперты Надежда Филатова, Казан һәм Татарстан митрополиясе идарәчесе митрополит Анастасий, Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин һәм башкалар катнашты. Утырышны ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин алып барды.

Конференциянең максаты Свияжскиның тарихи-архитектур һәм рухи мирасын өйрәнү, аны саклап калу, үзгәртеп кору, мәдәни мирас объектларын популярлаштыру һәм алар белән идарә итү алымнарын эшләүдән гыйбарәт. Мәдәният елы кысаларында Татарстанда уза торган ике көнлек конференциядә Россия һәм чит ил белгечләре, тарих һәм мәдәният ядкәрләрен өйрәнү, саклау һәм реставрацияләү өлкәсендәге экспертлар, академик институт һәм югары уку йортлары галимнәре, Рус православие чиркәве вәкилләре катнаша.

Айрат Сибагатуллин утырышта катнашучылар игътибарына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын җиткерде. Анда республикада Свияжскины ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү буенча эш башлап җибәрелгәне, утрау-шәһәрнең Россия дәүләтенең формалашу процессларында аерым бер роль уйнаганы билгеләп үтелә.

Минтимер Шәймиев чыгышында безнең республикада милләтара, конфессияара татулык, төрле культура һәм цивилизацияләрнең багланышы рухы сеңдерелгәнен, әлеге традицияләр белән горурланып, күп милләтле республикада яшәүче халыкларның әхлакый кыйммәтләренең, уникаль рухи мирасының кадерен белүебезне ассызыклады.

Дәүләт Киңәшчесе бүген ачылган “Свияжскиның тарихи-мәдәни мирасы” темасына халыкара фәнни-гамәли конференциянең аны ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертү юнәлешендәге зур эшнең бер өлеше булуын ассызыклады. Ул шулай ук Болгар буенча да Алтайда, Болгариядә, Кырымда, Болгарның үзендә – барлыгы дүрт халыкара конференция үткәрелгәнен билгеләп узды.

Минтимер Шәймиев хәбәр иткәнчә, иртәгә, 15 нче ноябрь көнне, Свияжскига Һәйкәлләр һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара совет (ИКОМОС) эксперты киләчәк. Грециянең Демокрит университеты профессоры Препис Алкивиадис “Православие монастырьлары мәдәни мирасын торгызу алымнары” темасына чыгыш ясаячак.

“Илебезнең мәдәни объектларының аеруча әһәмиятлеләре арасында, билгеле, ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелгән Казан Кремле, Болгар музей-тыюлыгы бар”, - дип белдерде ул. Аның әйтүенчә, болар белән беррәттән, 1000 еллык тарихы булган Казан һәм Алабуга шәһәрләре, рухи мирасы торгызыла торган Свияжск утрау-шәһәре объектлары да дәүләтебез өчен искиткеч зур кыйммәткә ия. “Свияжскиның әһәмиятен бәяләп бетергесез, чөнки аның узганында, бүгенгесендә Россия дәүләте формалашу этаплары чагылыш таба”, - дип билгеләп узды Минтимер Шәймиев. Моннан тыш, аның әйтүенчә, Свияжскиның Идел һәм Зөя елгалары кушылган урында урнашуын да истә тотарга кирәк.

М. Шәймиев утрау-шәһәрдә Иван Грозный, Павел I, Екатерина II кебек патшаларның һәм башка дәүләт эшлекләренең булуын искәртеп үтте. Утрау-шәһәр территориясендә уникаль фрескалар сакланган Успение соборы һәм агач Троица чиркәве булуын билгеләп: “Свияжск инде шактый яхшы өйрәнелгән булса да, һәр яңа көн безнең алда яңа бурычлар куя. Объектларның датасын тәгаенләү, храмнар сәнгатенең стилистик үзенчәлекләренә анализ ясау мөһим”, - диде Дәүләт Киңәшчесе. Ул озак вакыт гыйбадәт йорты булган Троица чиркәвенә тукталып үтте. Әлеге гыйбадәтханә – әүвәлге Свияжск шәһәрлегеннән калган агачтан ясалган бердәнбер һәйкәл, Урта һәм Түбән Идел буйларында XVI гасырдан калган агач архитектура һәйкәле. Риваятьләрдә сөйләнгәнчә, Казанны яулап алу алдыннан Явыз Иван биредә гыйбадәт кылган. Шәймиев  әйтүенчә, бу нисбәттән галимнәр арасында һаман бәхәс бара. Дәүләт Киңәшчесе ассызыклаганча, бүген ил җитәкчелеге дә Болгар һәм Свияжск объектларына карата зур кызыксыну күрсәтә. Минтимер Шәймиев ассызыклаганча, ИКОМОС экспертлары килгәч, без Свияжскидагы ядкәрләрнең һәркайсын берәмтекләп аларның олы хәзинә булуын дәлилләргә тиешбез.

“Мәдәни мирас объектлары белән идарә итү зур әһәмияткә ия. Без моңарчы аны бәяләп бетермәгәнбез, моңа белемебез дә җитәрлек булмагандыр. Хәзер исә һәр хәрәкәтебез, адымыбыз ЮНЕСКО таләпләренә җавап бирерлек итеп, тирәннән уйлап башкарылырга тиеш”, - диде Минтимер Шәймиев.

Дәүләт Киңәшчесе шулай ук, 2010 нчы ел белән чагыштырганда, Болгарга һәм Свияжскига сәяхәт кылган туристлар саны өч тапкыр артуын билгеләп узды. Былтыр Болгарга 193 мең турист килгән, Свияжскига – 110 мең.

“Бүгенге конференция, аның кысаларында узачак очрашулар дәүләтебезне рухи яктан баерак итәргә булышыр дип өметләнәм”, - дигән теләктә калды Минтимер Шәймиев.

РФ Мәдәният министрлыгы исеменнән конференциядә катнашучыларны аның вәкиле Надежда Филатова сәламләде.

Конференция кысаларында “Успение соборы һәм Троица чиркәве: православие архитектурасы һәм рухи мәдәният ядкәрләре комплексы” темасына түгәрәк өстәл узачак. Шулай ук Свияжск буенча экскурсия булачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте, «Татар-информ» матбугат агентлыгы 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International