Казанда Бөтенроссия дәүләт кино институтының 34нче халыкара студентлар фестивале уза

2014 елның 14 ноябре, җомга

Казанда 17 - 23 ноябрьдә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты һәм «Точка кино» кино мәктәбе мәйданчыкларында  Бөтенроссия дәүләт кино институтының (БДКИ) 34 нче халыкара студентлар  фестиваленә (International Student Film & Theater Festival) тәкъдим ителгән фильмнар күрсәтелә.  Тамашачылар тутырган анкеталар йомгаклары буенча «тамашачы күңеленә хуш килгән» фильмнар билгеләнәчәк һәм бүләкләнәчәк.

Беренче тапкыр фестиваль 1961 елда уздырыла һәм шул вакыттан туктаусыз үсеш кичерә. Соңгы елларда елларда БДКИ дөньяның төрле илләре студентларының фестиваль программасына кертелгән фильмнарын, спектакльләрен күрсәтү, алар буенча фикер алышу, һөнәри элемтәләр урнаштыру, халыкара багланышларны ныгыту һәм кинематография уку йортлары студентлары арасында тәҗрибә алмашу өчен хезмәт итә торган иң эре мәйданчыкка әверелде. Әлеге фестиваль иҗат белән шөгыльләнүче студентлар өчен елның иң мөһим вакыйгасы булып тора. Мәскәү бу вакытта күпсанлы яшь талантларның очрашу урынына әйләнә.   

http://www.vgikfestival.com/.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International