Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының татар һәм рус шәһәр мәдәни-ял итү мохитен булдыруга бүлеп бирелгән грантларын алуга уздырылган конкурс йомгаклары мәгълүм булды.
2014 елда әлеге конкурска 16 эш тәкъдим ителде. Барлыгы 5 проект хупланды. Бер грантның суммасы – 100 000 сум.
Җиңүчеләр исемлеге министрлыкның сайтында, «Фестивальләр. Конкурслар. Грантлар. Премияләр» бүлегендә урнаштырылган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте