2014 елның 19 һәм 21 ноябрь көннәрендә «Татнефть Арена» боз сарае сәхнәсендә «TURKVIZION» II Халыкара телевизион җыр конкурсының ярым финал һәм финал өлешләре үтәчәк.
Конкурста барлыгы 24 катнашучы булачак. Татарстаннан Айдар Сөләйман катнашачак.
«TURKVIZION» II Халыкара телевизион җыр конкурсының ярым финал һәм финал өлешләрен яктыртуда катнашырга чакырабыз. Массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләүне Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы башкара.
Аккредитация smi@tatmedia.com электрон адресы буенча тәкъдим ителгән форма буенча 17 ноябрь сәгать көндезге 12:00 кадәр үткәрелә.
Элемтәләр өчен телефон: (843) 570-31-12