12 ноябрьдә 10 сәгатьтә «Әкият» курчак театрында республикакүләм Мәдәният дәресе уздырыла. Анда Казанның кайбер мәктәпләренең беренче сыйныф укучылары катнаша.
Шул ук вакытта театрның икенче бер залында мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашында «Татарстан Республикасының мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре. Проблемалар. Перспективалар» дигән түгәрәк өстәл үткәрелә.
245-10-08, 89272 400017
Россия Федерациясендә Мәдәният елына һәм «Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге» мәгариф проекты ачылуга багышланган Мәдәният дәресе 12 ноябрьдә Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә уздырыла.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте