14 ноябрьдә көндезгә сәгать икедә СССРның халык артисты Марсель Сәлимҗановның тууына 80 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Милли музее Әдәби салонының чираттагы утырышы була.
Марсель Сәлимҗанов – гаҗәеп талант иясе, зур шәхес. 1966 елда Камал театрына баш режиссер вазыйфасына килгәндә, театрның үз тамашачысы булырга тиеш дигән максатны үзе өчен ул аныкланган була инде. 1969 елда М.Сәлимҗанов сәхнәгә татарның милли горурлыгын – Кәрим Тинчурин әсәрләрен кайтара. Мәшһүр драматургның биш әсәре режиссерның иҗади эшчәнлегендә күренекле урын тота. Аларның һәрберсе образларның яңача чишелеше, тәэсирле күмәк күренешләр, сәнгатьчә бизәлешнең тиешле югары дәрәҗәдә булуы белән аерылып торалар.
Марсель Сәлимҗанов һичшиксез милли театр сәнгатен булдыручы, аны үстерүче буларак тануга лаеклы. Ул егәрле иҗади коллектив туплауга ирешә. Мәшһүр режиссер сәхнә кануннарын бик яхшы белүче, зәвыклы сәнгатькяр иде.
Әдәби салонда М. Сәлимҗановның хезмәттәшләре, күренекле артистлар, режиссерлар, театр белгечләре, драматурглар, язучы-шагыйрьләр һәм мәктәп укучылары катнашачак.
292-01-20, 292-32-18
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте