6 ноябрьдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасында Төрекмәнстан мәдәнияте көннәренә йомгак буларак зур концерт узды. Бу матур тамашада Төрекмәнстан сәнгать осталары Татарстан артистлары белән бергәләп чыгыш ясады.
Концерт тамашачыларда җылы тәэсирләр калдырды. Төрекмәнстан көннәре чараларының башкалары да зур уңыш белән барды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте