Татарстан Республикасы белән Төрекмәнстан арасында күпьяклы хезмәттәшлекне һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту максатларында Татарстан Республикасында 3 - 6 ноябрьдә Төрекмәнстан мәдәнияте көннәре узачак. Татарстанлыларга бай мәдәни программа тәкъдим ителәчәк. Төрекмәнстан мәдәнияте көннәре Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә 4 ноябрьдә тантаналы төстә ачылачак.
Аккредитация: 264-73-98, 8-919-639-00-59, 8917-936-05-84
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте