Благов Юрий Алексеевич (10.02.1937 – 23.10.2014)
Татарстанның театр җәмәгатьчелеге авыр югалту кичерде. 2014 елның 23 октябрендә 78 нче яшендә Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе, В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрының музей мөдире Благов Юрий Алексеевич вафат булды.
Юрий Благов – бөтен гомерен театрга багышлаган игелекле шәхесләрнең берсе. Казан университетында укыган елларында ук ТАССРның Атказанган артисты Я.Б.Мацкевич җитәкчелегендә театр түгәрәгенә йөри. 1967 елдан В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрында хезмәт юлын башлый. 1971 елдан Казан дәүләт мәдәният институтында студентларга актёрлык осталыгы һәм режиссерлык фәнен укыта. 1975 елдан Казан яшь тамашачы театрында әдәби бүлек мөдире һәм режиссёр булып эшли.
1993 елдан Юрий Благов – В.И.Качалов театрының музей мөдире. Монда эшләгән елларында 20дән артык күргәзмә оештырды, театр тарихына багышланган 8 китап, газета-журналларда, фәнни җыентыкларда 100дән артык мәкалә бастырып чыгарды. Казан телевидение студиясе белән бергәләп 5 телевизион тапшыру әзерләүдә катнашты.
1994 елдан Ю.А.Благов Татар Энциклопедия институтында «Театр, кино» бүлеге кураторы булып эшләде.
Сәнгать өлкәсендәге зур казанышлары өчен Юрий Алексеевич Благов «ТАССРның Атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Талантлы шәхес, театр эшлеклесе һәм күркәм кеше турындагы якты истәлек йөрәкләребездә мәңге сакланыр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте