20 – 25 октябрьдә Казанда IV(XX) Бөтенроссия археология съезды узачак. Чараны РФАның Археология институты, ТРФАның Археология институты, Казан (Идел буе) федераль университеты, РФАның Археология һәм этнография институты, РФАның Матди мәдәният тарихы институты оештыра.
20 октябрьдә 14.00дә ачылачак корылтайның пленар утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Республика тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды Попечительләр Советы Рәисе М.Ш.Шәймиев катнаша.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте