«Казан» милли мәдәни үзәгенең рус фольклоры үзәге хезмәткәрләре Марий Эл Республикасының Куженер районында фольклор-этнография экспедициясендә булдылар.
Экспедиция барышында 59 кеше белән әңгәмә корылды, заманча тавыш яздыру һәм фильмга, фотога төшерү аппаратлары ярдәмендә җырлар, биюләр, уеннар, традицион бәйрәмнәр һәм гаилә йолалары тасмага яздырылды, көнкүрештә файдаланыла торган әйберләр фотога төшерелде. Барлыгы 94 сәгатьлек аудиоязма, 5 сәгатьлек диярлек видеоязма, 1420 фотосурәт ясалды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте