Бөтен Россиядән танылган археологлар Казанда җыелачак

2014 елның 17 октябре, җомга

Хөрмәтле журналистлар!

Сезне IV (XX) Бөтенроссия археология съезды чараларын яктыртуда катнашырга чакырабыз. Съезд Казанда   20 - 25 октябрьдә уздырыла.  20 октябрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында 10.00 сәгатьтә  шушы вакыйгага багышланган матбугат конференциясе була.  

20 октябрьдә  14.00дә  КФУның «Уникс» КСКда Съездны ачу чарасы һәм пленар утырыш узачак. Анда бөтен Россиядән күренекле археологлар һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге вәкилләре катнашачак.   

+7 9655 998953, e-mail: ekaterina.m.makarova@gmail.com),   +7 9272 400017, e-mail: shigabetdinov.pr@gmail.com), prtatar@yandex.ru

IV (XX) Бөтенроссия археология съездын Казанда уздыру турындагы карар Татарстанда археология фәненең зур казанышлары һәм шулай ук Казанда  1877 елда узган IV Бөтенроссия археология  съезды истәлеге  белән бәйле. Россиянең  72 төбәгеннән һәм  22  чит илдән 950 галим съездда катнашырга теләк белдерде. 700гә якын катнашучы үз нотыкларын җибәрде, алар Съезд материалларының 4 томлыгына кертеләчәк.   

Әлеге күренекле чарада археология һәм тарих фәннәренең актуаль мәсьәләләре күтәреләчәк, археология мирасын саклап калу, аның мәгарифтә, музей төзелешендә, борынгы тарихи һәйкәлләрне торгызуда роле турында фикер алышу барачак. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International