Сочида беренче Бөтенроссия халык мәдәнияте фестивале һәм күргәзмәсе уздырыла

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе

2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр  Сочида  беренче Бөтенроссия халык мәдәнияте  фестивале һәм күргәзмәсе уздырыла.  Аны Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы оештыра.

Ел саен уздырылачак әлеге чара Россия төбәкләрендә яшәүче халыкларның мәдәни традицияләрен торгызу һәм үстерүгә, төрле мәдәниятләрнең үзара бер-берсен баетуына, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә, халыклар арасында дуслыкны ныгытуга юнәлдерелә. Татарстан Республикасыннан анда «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм халык һөнәрчелеге осталары катнаша.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International