12 ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә мәшһүр җырчы, Казан дәүләт консерваториясе доценты, «Симха» Клезмер ансамбле солисты Эдуард Туманскийның юбилей концерты булачак. Үзенең 65 яшьлек юбилеена һәм сәхнәдә иҗат эшчәнлегенә 45 ел тулуга багышлап Эдуард Туманский гадәти булмаган амплуада чыгыш ясый: тамашачыларга Россиянең иң яхшы джаз коллективларының берсе – Ульяновскиның «Академик-Бэнд» оркестры белән берлектә «The Best» программасын тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте