7 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында “сезонның төп премьерасы” – төрек авторы Орхан Памукның “Минем исемем Кызыл” драмасы. Премьера атаклы режиссер Марсель Сәлимҗановның тууына 80 ел тулуга багышлана. Спетакльне кую өчен Казанга режиссер Максим Кальсин чакырылды. Спектакльдә труппаның әйдәп баручы артистлары катнаша: Илдус Габдрахманов, Радик Бариев, Әзһәр Шакиров, Алсу Гайнуллина, Айдар Хафизов, Нәфисә Хәйруллина һ.б.
«Минем исемем Кызыл» - тарихи детектив. Биредә вакыйгалар XVI гасырда Төркиянең Госман империясенә кергән вакытында бара. Башваткычтагы сыман, катнашучыларның кыска монологларыннан акырынлап картина җыела - Кара исемле егет ике кешенең үтерүчесен табарга тиеш икәнлеге ачыклана... Спектакль күп тема һәм линияләрдән тукылган чуар төстәге келәмне хәтерләтә. Биредә ни генә юк: мәхәббәт хатлары һәм яшерен запискалар, калын китапларның кечкенә формалары һәм патша китапханәләре, һөнәр һәм сәнгать. Һәм тагын: күп кенә гыйбрәтле хикәяләр, алынма эпизодлар.
Спектакль Осман Империясе тормышының вак детальләре белән тулган, тик шулай да, гомумән алганда, бу куелыш сәнгать хакында; төрки рәсем сәнгате традицияләре, төрекләрнең тормыш-көнкүрешләре һәм сәнгатьләренең Европа традицияләре йогынтысында ничек үзгәрүе һәм шушы үзгәрешләргә яраклашырга, бар көчләре белән мәдәни дөньяларын саклап калырга тырышкан кешеләр хакында.
Режиссер Максим Кальсин әлеге спектакльне танылган театр рәссамы, “Алтын битлек” Бөтенроссия театраль премиясе лауреаты Алексей Вотяков белән берлектә куя. Спектакль тарихи детальләргә бәйле булуга карамастан, аның сәнгатьчә чишелешендә иң яңа заман технологияләре кулланыла: 3d форматындагы картиналар күрсәтеләчәк зур экран, җиңел генә йорт бүлмәсенә, чәйханә яки шаулы көнчыгыш базарына әверелүче хәрәкәтләнүчән корылмалар...
Белешмә өчен:
Орхан Памук – төрек язучысы. Орхан Памук 40 тан артык телдә бастырылган 7 роман авторы, Impac Халыкара әдәби премиясе лауреаты, Дөнья премиясе, "Prix Medicis Etranger" премиясе һәм тагын күп кенә исем-бүләкләр иясе. Ул бүгенге әдәбиятның классигы булып санала. Язучы 2006 елны әдәбият буенча Нобель премиясенә лаек була. Нобель комитеты хәбәрендә әйтелгәнчә, Памук премияне “туган шәһәренең меланхолик җанын эзләгәндә мәдәни алмашулар һәм бәрелешләрнең яңа символларын табуы өчен” алган.
Максим Кальсин – МДУның тарих факультетын тәмамлаган, ВГИКта Карен Шахназаров остаханәсендә белем алган һәм А.П.Чехов исемендәге МХАТ мәктәп-студисендә данлыклы театр режиссеры Кама Гинкаста укыган. 2011 елдан башлап – А.Пушкин исемендәге Магнитогорск драма театрының баш режиссеры.
Г.Камал театрының матбугат үзәге хәбәре буенча ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте