16 октябрьдә 14.00 дә Чистай дәүләт музей-тыюлыгы «Укытучылар йорты» әдәби-мемориаль музеенда шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Алексей Сурковның тууына 115 ел тулуга багышланган «Алексей Сурковның сугышчан эзләреннән» дигән әдәби очрашу була.
Кичәдә авторның китаплары һәм аның иҗатына багышланган басмалар белән таныштыру булачак. Тамашачылар шулай ук шагыйрьнең тасмага яздырылган тавышын – үз шигырьләрен укуын ишетәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте