18 -22 ноябрьдә Алабугада «Музей-тыюлыклар – киләчәк музейлары» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция уздырыла.
Анда Россиядән һәм чит илләрдән музейчылар, тарихчылар һәм социологлар, шулай ук аларның фәнни тикшеренүләре музей белеме һәм музейларның гамәли эшчәнлеге белән бәйле белгечләр катнашачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте