Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Джаз – Казанда» I халыкара фестиваленең беренче көне гаять уңышлы узды.
Аны Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова ачты. Шуннан соң сәхнәдә Россиянең күренекле джаз коллективлары чыгыш ясады.
Концерт тамашачыларда онытылмас тәэсирләр калдырды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте