5 октябрьдә Казан консерваториясендә II Бөтенроссия музыка конкурсы ачыла.
Идел буе федераль округында конкурста катнашучыларны тыңлау Казан һәм Түбән Новгород консерваторияләрендә узачак. Казанда «Фортепиано» һәм «Ялгыз җырлау» белгечлеге буенча бәйге узачак, ә Түбән Новгородта скрипкачылар һәм виолончельдә уйнаучылар ярышачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте