3 октябрьдә 10.00дә Яңа татар зиратында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Вера Минкина каберенә куелган истәлек ташын ачу чарасы узачак. Шул ук көнне кич белән сәгать җидедә «Зәңгәр шәл» спектакле белән Камал театры үзенең 109 нчы сезонын башлап җибәрә.
Кабер ташын ачуда Камал театры артистлары, артистканың туганнары катнаша.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте