Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә «Бергәләп балалар өчен» проектына йомгак ясала.
2014 елда Инвалидларның «ТОРОС» Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасы проекты «Без һәм балаларыбыз. Гаилә белән эшләү буенча социаль-мәгърифәти проект» номинациясендә Татарстан Республикасы территориясендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы коммерциячел булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының республика конкурсы грантын отты.
Проектны гамәлгә ашыру барышында күзләре начар күргән яисә сукыр балалары булган ата-аналар тәрбия мәсьәләләренә кагылышлы күп кенә күнекмәләр, төрле ярдәм алды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте