25 сентябрьдә Парижда, үзенең нәшрияты, китап кибете, театр студиясе һәм үзенчәлекле мәдәни проектларга ярдәм күрсәтүе белән мәшһүр Европа һәм Көнчыгыш йортында татар теленә, мәдәниятенә һәм тарихына, аш-су әзерләү осталыгына багышланган кичә зур уңыш белән узды. Франциядә яшәүче милләттәшләребез парижлыларны халкыбыз тарихы, аның үткәне, бүгенгесе, мәдәнияте-сәнгате, аш-суга осталыгы белән таныштырды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте