Фестиваль программасы концертлар буласы көн алдыннан Казанның яшь музыкантларын тыңлаудан башланачак. Денис Мацуев быел Казанга үзе президенты булып торган «Яңа исемнәр» төбәкара фонды делегациясе белән килә. Яшь музыкантларны тыңлау йомгаклары буенча фондтан стипендия алып торачак балалар һәм аның лауреатлары билгеләнәчәк. Моннан тыш, программага музыкант-укытучы Денис Чефанов һәм Александр Ревич уздырачак осталык дәресләре дә кертелгән.
Шулай ук фестиваль вакытында тамашачыларга Чайковский, Римский–Корсаков, Лист, Гендель, Бетховен һәм Гершвин әсәрләреннән төзелгән концертлар тәкъдим ителәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте