Казанда «Төрки дөньяда күн эше» II халыкара фестивале узды

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе

18 - 21 сентябрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Халыкара төрки мәдәниятләр оешмасы (ТӨРЕКСОЙ) ярдәме белән Татарстан Республикасы Милли музеенда «Төрки дөньяда күн эше» II халыкара фестивале уздырылды. Монда «Төркиләрдә күн: сәнгать һәм традицияләр» дигән күргәзмә, осталык дәресләре һәм төркиләрдә күн эшкәртү мәсьәләләренә багышланган фәнни симпозиум үткәрелде.  

Биредә төрки халыкларның этнография, сәнгать, тарих галимнәре, музей белгечләре һәм күн эше осталары катнашты.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International