Кәрим Тинчурин исемендәге VII Халыкара милли драматургия театр фестиваленең тантаналы ябылу кичәсе узды

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе

21 сентябрь Кәрим Тинчурин исемендәге VII Халыкара милли драматургия театр фестиваленең тантаналы ябылу кичәсе узды.

Бу юлы Халыкара фестиваль программасына Казахстан, Калмыкия, Хакасия, Чувашия, Башкортостан, Татарстаннан килгән 8 театр коллективының спектакльләре кертелде. 15- 21 сентябрь көннәрендә узган фестиваль спектакльләренең һәрберсе тамашачыларның кайнар алкышларына, җылы сүзләренә лаек булды. Барлык спектакльләр дә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында күрсәтелде.

Һәрбер көнне каралган спектакльдән соң җанлы фикер алышулар үтте. Биредә театр тәнкыйтьчеләре - драма һәм милли театрлар бүлеге мөдире, Россиянең театр режиссерлары гильдиясе җаваплы сәркатибе, “Гвоздь сезона” Мәскәү премиясенең сайлап алу советы әгъзасы  Корчак Марина Михайловна (Мәскәү ш.),  "Страстной бульвар д.10" театр журналының редакторы Глебова Елена Викторовна (Мәскәү ш.), татар театры тарихы белгече, профессор, РТ һәм РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты Илялова Ильтани Исхаковна (Казан ш.) катнашты.

Фестивальнең беренче көнендә Казанның Архангельск зиратында Кәрим Тинчуринның каберенә чәчәкләр салу булды. Чарада Татарстан Республикасы язучылар берлегеннән, Татарстан театрларыннан  вәкилләр катнашты. Әлеге зиратта 1929- 1942 елларда атып үтерелгән, сәяси репрессия корбаннары исемнәре уелган мемориал стела куелган. Биредә шулай ук Кәрим Тинчурин исеме дә бар (бу мәгълүмат Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе архивыннан алынды). Бу чара Кәрим Тинчуринның  күмелгән урыны төгәл билгеле булганнан соң, әдипнең туган көнендә беренче мәртәбә уздырыла.

Фестиваль кысаларында «Хәзерге җәмгыятьтә милли драматургия үсеше» дигән темага түгәрәк өстәл уздылрылды. Түгәрәк өстәлдә фествальнең  кунаклары: Калмыкия, Чувашия, Башкортостан, Татарстан театрлары, Россия театр әһелләре берлегеннән вәкилләр катнашты, дип хәбәр итә  К.Тинчурин театрының мәгълүмат үзәге.

ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International