Астанада Татарстан сәнгать осталары зур концерт куйды

2014 елның 20 сентябре, шимбә

Кичә Астанада Тынычлык һәм дуслык сараенда Татарстан сәнгать осталары зур концерт куйды. Тантана Казахстанда Татарстан көннәре кысаларында оештырылды. Дуслык һәм тынычлык сарае фойесында Татарстан икътисадына багышланган фотокүргәзмә һәм республика халык һөнәрчелеге осталары күргәзмәсе оештырылган иде. Экспозиция белән танышканнан соң, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Астана хакиме Имангали Тасмагамбәтов җитәкчелегендәге рәсми делегация алкышлар тавышына сарайның опера залына керде.

Тантана Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры һәм ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышыннан башланды. Алар "Казан сөлгесе" номерын тәкъдим итте. Тамашачылар бер үк вакытта зур экранда Татарстан турында фильм да карый алды.

Аннары Артур Минһаҗев белән Марат Галимов Татарстан Дәүләт оркестырына кушылып "Сәлам-сәлам" җырын башкарды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Астана хакиме Имангали Тасмагамбәтов тамашачыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

"Астанага рәхим итегез, туганнар, - дип мөрәҗәгать итте кунакларга Имангали Тасмагамбәтов. - Без Казахстаның яшь башкаласы Астананың этник яктан якын, икътисади көчле һәм рухи яктан бай дус - Татарстан Республикасын кабул итүе кебек тарихи вакыйга шаһитлары булдык". Ул быел Астана белән Казан арасында кардәшлек статусы рәсми рәвештә беркетелүгә 10 ел тулу хакында искәртеп узды.

"Бу еллар ике як өчен дә файдалы икътисади хезмәттәшлек өчен дә, рухи-мәдәни күтәрелеш өчен дә үзенчәлекле булды. Хәзер без ике башкала халкына да яхшы якка хезмәт итүче уңай динамика турында горурлык белән сөйли алабыз", - дип белдерде Астана хәкиме.

Рөстәм Миңнеханов Казахстан башкаласы халкын һәм кунакларны сәламләде. Ул республика җитәкчеләренә Астанада Татарстан көннәрен үткәрүдә теләктәшлек иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Бу бик зур бәйрәм! Безне шулай җылы каршы алуыгыз өчен рәхмәт", - диде ул.

Татарстан Президенты сүзләренчә, Астанага зур делегация килгән. Концертка кадәр Татарстан көннәре кысаларында бизнес-форум һәм берничә рәсми очрашу узган. "Без Казахстан татар җәмгыятьләре җитәкчеләре белән очраштык, ә иртәгә Сабантуй бәйрәме көтелә. Биредә бик күп татар яши, алар Казахстан җитәкчеләренә бик рәхмәтле. Минем дә Казахстан Президентына татар милләте вәкилләренә теләктәшлек иткән өчен рәхмәт әйтәсем килә", - диде республика башлыгы, аннары мондый очрашулар ешрак булсын иде дигән теләген җиткерде.

Рәсми сәламләүләрдән соң Татарстан Дәүләт симфоник оркестры үзләренең визит карточкасы саналган "Стан Тамерлан"ны башкарды, тамашачылар аларны алкышларга күмде.

Регина Вәлиева белән Илүсә Хуҗина "Казах вальсы"н башкарды. Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры солистлары Нурлан Канетов белән Кристина Андрееева Фәрит Яруллинның "Шүрәле" балетынннан өзек тәкъдим итте.

Артур Исламов, Әхмәт Агиди, Эльмира Кәлимуллина, Альберт Әсәдуллин, Хәмдүнә Тимергалиева кебек башкаручыларны да көчле алкышларга күмделәр.

"Казан егетләре" төркеме "Татарстан Республикасы" җырын башкарганнан соң залдагы халык концертны оештыручыларга онытылмаслык кич өчен рәхмәт йөзеннән, торып басты. Әмма бу финал түгел иде әле. Иң ахырда зал баскан килеш татар халкының рәсми булмаган гимны - "Туган тел"не җырлады.

"Татар-Информ" МА

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International