Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе Халыкара «Рәсүл Гамзатов: Минем Дагстаным» краудсорсинг акциясендә катнашты

2014 елның 19 сентябре, җомга

Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе  Халыкара «Рәсүл Гамзатов: «Минем Дагстаным» краудсорсинг акциясендә катнашты.

Зур язучының «Минем Дагстаным» әсәре 250 өлешкә бүленеп, аның һәрбер өлешен төрле илләрдәге, төрле раса, милләт, дин кешеләре укып, видеотасмага яздырган.  

Күмәк эш нәтиҗәсендә төрле кисәкләрдән оешса да, гаять кызыклы, мавыктыргыч хезмәт дөньяга туган.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International