16 сентябрьдә Качалов театры Кече сәхнәдә Агата Кристи әсәре буенча куелган «Тәбе» спектакле белән үзенең 224 сезонын ачты.
Спектакльне сәхнәгә Татарстан Республикасының Атказанган артисты Илья Славутский куйган. Сценарийны Александр Патраков эшләгән, костюмнарны Казанда исеме танылган дизайнер Рөстәм Исхаков иҗат иткән.